+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
12 март 2018, 07:05

Кыш өч ай дип кем әйтте?

Бүген сезнең игътибарга халык синоптигыннан язгы һава торышы турында фараз тәкъдим итәбез.

Татарстанның Балтач районында яшәүче Әмир Шәрәфиев әйтүенә караганда, былтыр безнең якларга 26 февральдә үк кара каргалар килгән. Март та җылы булды.
Узган елда җәй дә, көз дә, кыш та ике атнага соңрак килде. Яз да ашыкмый. Мартта 15 градуслы салкыннар да булачак әле. Яз соңга кала, әмма ул кинәт киләчәк һәм кыска булачак, дип көтелә.
Язгы билгеләр мартның 20ләреннән соң гына күренә башлар. Апрельдән майның беренче яртысына кадәр шактый җылы булачак дип көтелә. Чын җәй июнь уртасына туры килә һәм җылы булачак, дип фаразлый Әмир абый.
Читайте нас