+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
13 Марта 2018, 11:06

Туймазыда - Ачык ишекләр көне

18 мартта Туймазы районында мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә үтәчәк Ачык ишекләр көнендә концертлар, гаилә конкурслары, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәләре, фатир ремонтлау, косметология, кулинария буенча осталык дәресләре оештырылачак.

Теләгән кешеләр медицина хезмәткәрләре белән сөйләшә, кан басымын үлчәтә алачак.

Алдагы көздә беренче сыйныфка баручылар һәм мәктәп тәмамлаучылар мәгариф идарәсе һәм "Райдо" психология хезмәте вәкилләре белән сөйләшә алачак. 3нче төзелеш идарәсендә һәм Балалар (үсмерләр) иҗат йортында фитнес-тренерлар консультацияләр бирәчәк, үзоборона дәресләре үтәчәк.

Авылларда яшәүчеләр өчен район хакимияте, Пенсия фонды идарәсе, салым хезмәте, идарәче компанияләр белгечләре консультацияләр үткәрәчәк. Туймазы 1нче гимназиясендә, 3, 4, 6, 7нче, Иске Туймазы, Собханкул мәктәпләрендә, "Родина" мәдәният сараенда, юридик колледжда, "УТС-Туймазыхиммаш", "3нче төзелеш идарәсе" җәмгыятьләрендә, Балалар (үсмерләр) иҗат, Кандра, Серафимовка, Николаевка мәдәният йортларында район Советы депутатлары халыкны кабул итәчәк.

Көн дәвамында шәһәрдә җәмәгатьчелек урыннарын төзекләндерү (аллеяләрне, спорт һәм уен мәйданчыкларын, ял итү урыннарын) өчен тәкъдимнәр кабул ителәчәк.

Теләге булган һәркемне "Түбәнкүл" сәүдә үзәгендә урындагы җитештерүчеләр продукциясен тәмләп карау чарасында көтәләр.
Читайте нас