+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 март 2018, 16:46

Уфалылар, атны коткарыйк!

"Акбузат" ипподромында "Полет" кушаматлы атка ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк.

Чатлама салкын көннәрдә аңа салкын тигән. "Полет" инде биш көн авырый, аякларына баса алмый. Нык тирли, шуңа да өстендәге япмаларны алыштырып торырга кирәк, ләкин алар җитми", - ди ат караучылар.
Атка ярдәм итәргә теләүчеләр 8 (969) 611-26-51 номеры буенча Владага шалтырата ала. "Полет"ка глюкоза, актовизин, шприцлар, җылы покрывал-пледлар кирәк, ризыклардан кишер һәм мюсли алып килүчеләр булса, тагы да яхшырак.
Читайте нас: