+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 март 2018, 21:00

Яңа станция сафка кертелде

13 мартта Уфада Затон электр станциясе (ТЭЦ) сафка кертелде. Аны ачу тантанасында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, “Интер РАО” акционерлар җәмгыятенең идарә рәисе Борис Ковальчук һәм “Башкирская генерирующая компания” генеральный директоры Александр Симановский катнаштылар.

Яңа станция электр куәте – 440 МВт, җылылык бирү куәте сәгатенә 290 Гкал булган ике энергоблоктан гыйбарәт. ТЭЦта Русиядә җитештерелгән югары дәрәҗәдәге пар-газ җиһазы куелган. Төп ягулык сыйфатында табигый газ кулланылачак.
Яңа станция Уфа энергия узелында электр куәтләре дефицитын киметәчәк һәм электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттырачак. Моннан тыш, Затон электр станциясе шәһәрдә төзелгән микрорайоннар өчен җылылык энергиясенең төп чыганагы булачак.
(Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында укыгыз).
Читайте нас