+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
15 март 2018, 11:36

Якутскида алтын яңгыры яуган

Бүген Якутск шәһәреннән очып киткән Ан-12 самолетының йөк люгы ачылып, җиргә 9 тонна алтын коелган.

Берничә сәгатьтә аэропортта һәм аның янында 172 алтын коелмасы табылган. Шундый һәр кисәк 20 килограмм тарта.

Самолетта барлыгы 21 миллиард 600 миллион сумлык алтын булган.

Ул үзе 12 чакрым ераклыктагы Маган поселогы аэропортына исән-имин төшеп утырган. Аны очуга экипаж составына кергән техниклар әзерләгән булган.

Әле гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Читайте нас