Бүген, 2 апрельдә, ике планета - Марс белән Сатурн кушылачак.
"Моны күрмәү мөмкин түгел, алар балкып тора", - ди планетарий астрологлары. - Бу ике планета да көньяк-көнчыгышта бер-бер артлы иртәнге дүртенче яртыда калка. Марс Сатурннан 10 минутка соңлап чыга. Бергә кушылганнан соң, Марс Сатурннан көннән-көн ераклашачак һәм ай азагында бер сәгатькә соңлап калкачак.