Ул коллегасы белән берлектә анонимлыкны тыярга һәм социаль челтәрләрне закон бозучы мәгълүматларга киртә куярга мәҗбүр итмәкче. Моннан тыш, депутатлар ил иминлегенә куркыныч янаучы фейкларны (ялган хәбәрләрне) таратуны тыярга тели. Алар, шулай ук, челтәрдәге сүгенү сүзләренә каршы чыгыш ясый.