Кытайның Шаньдун провинциясендәге Циндао шәһәрендә сакуралар чәчәк аткан. Табигать могҗизасына сокланырга илнең башка шәһәрләреннән, чит илләрдән меңәрләгән турист килгән.
Сакураны, гадәттә, матурлык өчен генә үстерәләр. Ул я бөтенләй җимеш бирми, биргән очракта да җимеше вак, ашарга яраксыз була.