+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
19 апрель 2018, 08:18

Бакчадагы сабыйларга уайт-спирит эчергәннәр

Бу хәл шушы көннәрдә Мәскәүдәге бер балалар бакчасында булган.

Физкультура дәресендә балалар су эчәргә сораган. Бер хатын аларга аш бүлмәсендә торган шешәдәге сыеклыкны биргән. Шешәдә уайт-спирит химик эреткече булган. Аны бер тәрбияче өс киемендәге тапларны бетерү өчен кулланган һәм алып куярга оныткан, дип яза "Татар-информ".
Дүрт баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар. Тикшерүчеләр вакыйганы ачыклый.
Читайте нас