+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
19 апрель 2018, 06:21

Сөгуд Гарәбстанында беренче кионотеатр эшли башлады

18 апрельдә Сөгуд Гарәбстанында 35 ел ябылып торганнан соң беренче кинотеатр эшли башлады. Беренче кинозалны ачарга король гаиләсе әгъзалары, мәдәният һәм мәгълүмат министры Әвад әл-Әвад, башка дәрәҗәле кунаклар килде.

Яңа кинотеатр Әр-Рияд шәһәренең король Абдалла исемен йөртүче финанс районында урнашкан. Әлегә кинотеатрга чакыру буенча гына килергә мөмкин, башка теләүчеләр пәнҗешәмбе көнне кино карый ала. Кинотеатрга ирләр һәм хатын-кызлар бергә килә ала, зал икегә бүленмәгән. Кайбер фильмнар - бары тик хатын-кызларга, ә кайберләре ир-егетләргә генә күрсәтеләчәк.
Читайте нас