Анжелика өч яшьтән икенче гаилә тәрбиясендә яши, биш яшьтән музыка белән шөгыльләнә. Аның төрле бәйгеләрдә алган бүләкләре бихисап.
Үз ата-анасы хокукларыннан мәхрүм ителгәч, Анжеликаны ике бертуганыннан аералар. Ләкин аның “Ту – супер!” проектында җырлаганын апасы күреп кала һәм проектка килә. Аларның очрашуы тапшыруда күрсәтелде.