+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 апрель 2018, 06:47

Сингапурда тропик илләрдә дөньяга килгән иң беренче ак аю вафат булган

Инука кушаматлы аюга 27 яшь (кеше яшенә күчерсәң – 70) булган.

Сингапур зоопаркында яшәүче ак аю соңгы елларда каты авырган. Дәвалау нәтиҗә бирмәгән.

Зоопарк хуҗалары, җан иясенең интегүләренә чик кую максатында, аның гомерен ясалма рәвештә өзгән. Ак аю мәңгелеккә йоклатылган.
Читайте нас