+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 Май 2018, 07:02

Талпаннан сак булыгыз!

Кулланучылар хокукларын күзәтү хезмәтенең Башкортстан идарәсе талпан энцефалитын профилактикалау буенча «кайнар линия» оештырды. Ул 15 майга кадәр эшләячәк.

Ведомство белгечләре, талпан кадалганда нәрсә эшләргә, аны ничек алырга, кайда алып барырга дигән һәм башка сорауларга җавап бирәчәк. Шалтыратулар 8-800-700-90-30 телефон номеры буенча кабул ителә.

Шушы көннәрдә Башкортстанда бер кешегә энцифалитлы талпан кадалу очрагы теркәлде.

Медицина учреждениеләренә исә 200дән артык кеше мөрәҗәгать иткән.
Читайте нас