+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 Май 2018, 06:28

Мариябызны гомерлеккә төрмәгә яптылар

28 яшьлек русияле Мария Дапирка Вьетнамда гомерлеккә төрмәгә ябылган.

Ул илгә өч килограммнан артык кокаин алып керүдә гаепләнә.

Кызны былтыр Хошимин аэропортында тоталар. Наркотик аның чемоданында табыла.

Мария кокаин турында берни белмәвен, аның Нигериядән булган егете кемгәдер тапшырырга кушуын белдерсә дә, аңа ышанмыйлар.

Вьетнамда кызга җиңел җәза бирелгән дигән фикердәләр, чөнки наркотиклар саклау һәм тарату өчен монда үлем җәзасы да каралган.
Читайте нас