“Гослото”ның бәхетле билетын ул 15 майда 200 сумга сатып алган. Бер тәүлек тә үтмәстән, аның бәясе йөз меңнәрчә тапкыр арткан. Отышның төгәл суммасы – 83 027 199 сум. Җиңүче кеременнән салым түләргә тиеш.
Туймазыда мондый очраклар еш булмаса да, теркәлеп тора. Күптән түгел мондагы бер яшь пар 1 миллион сум акча откан булган.