+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 Май 2018, 13:52

Караборын һәм Мияубикәләр электричкада бушлай йөриячәк!

1 июньнән шәһәр яны электричкаларында "Билет сатып ал һәм йорт хайванын бушлай йөрт!" акциясе башлана.

Республика халкы 1 июньнән шәһәр яны электричкаларында йорт хайваннарын бушлай йөртә алачак. "Билет сатып ал һәм йорт хайванын бушлай йөрт!" акциясе җәйге чор өчен тәгаенләнә. Ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Йорт хайваннарын йөртүнең яңа шартлары озайлы абонемент ияләренә дә, бер тапкыр кулланылучы билеты булганнарга да кагыла. Димәк, Башкортстан шәһәр яны компаниясенең барлык электричкаларында да Тузиклар, Барслар, Муркалар бушлай йөри ала.

Әлбәттә, хайваннарны транспортта йөртү кагыйдәләреннән берсе дә азат ителми. Кечкенә этләр, песиләр һәм кошлар читлектә булырга тиеш. Читлек, ауган очракта, башка пассажирларга зыян китерерлек булмасын. Зур этләргә борынчык кидерергә һәм аларны тамбурда гына алып барырга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта тамбурда икедән артык эт булырга тиеш түгел.
Читайте нас