Чараны "Тулпар" журналы һәм "Сәхибҗамал" татар хатын-кызлары оешмасы оештыра.
Язучының Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлап иҗат ителгән "Туташ" романы буенча җанлы фикер алышу, китап күргәзмәсе көтелә.
***
Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева Актаныш районының Иске Сәфәр авылында туа. “Синең өчен яшим”. “Баланнарда бал тәме”, “Таллыкүлдә былбыл бар”, “Ак читек”, “Сагынган чакларымда...” һ. б. китаплар авторы. Яңарак Хәния Фәрхигә багышланган "Хәния" дигән күләмле әсәрен тәмамлады. “Капка” хикәясе өчен 2014 елда Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия белән бүләкләнгән. “Татар пьесасы” конкурсларында, “Ел китабы” конкурсларында берничә ел җиңү яулый. Бүген “Казан утлары” журналында проза бүлеге мөхәррире. Гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши. ТНВ каналында күрсәтелгән “Ак чәчәкләр”, “Синең күзләр” киносценарийлары авторы.