-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
5 июнь 2018, 12:55

Икенче баласын тудыручылар саны кимегән

Ә өченчегә әни булучылар, киресенчә, арткан.

"Башстат" аналитика агентлыгы 2017 елда туучылар һәм үлүчеләр турында мәгълүмат биргән. Агентлык белдерүенчә, узган елда 49 315 сабый дөньяга килгән.

Саннар күрсәтүенчә, республикада икенчегә бала табучылар саны кимегән. 2016 елда ул 42,9 процент булса, узган елда - 40,1процент.

Ә менә гаиләдә өченче һәм аннан да күбрәк бала тудыручылар саны арткан - 22 процент. 2016 елда бу күрсәткеч 19,9 процент тәшкил иткән.

Республикада беренче баланы уртача 25,8 яшьтә, икенчесен – 29,4, ә өченчесен 32,5 яшьтә тудыралар.

Сабыйларның 17,4 проценты никахы теркәлмәгән гаиләләрдә дөньяга килгән. Аларның 55 проценты балигъ булмаган аналардан туган.

Экспертлар ассызыклавынча, саннар ялгыз аналарның күп булуы турында сөйләми. Хәзер күпләр рәсми никахка керми генә яшәүне хуп күрә.
Читайте нас: