Бишбүләк районында гына үткәрелә торган "Сәгать бәйрәме" безгә Таһир Таһиров иҗаты аша таныш. Аның "Галия" әсәрендә дә бу хакта сүз бар.
Быел ул янә мәйдан җыйды. Иттихат, Усаккичү һәм башка авыллар халкы башкаладан кадерле кунакларны - Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаровны аеруча көтеп алды. Алар да үлемсез рольләренең прототиплары яшәгән төбәккә зур дулкынлану белән килде.
Халык бәйрәмендә җырчы Айдар Галимов, автор-башкаручы Лилия Вахитова һәм башкалар катнашты.
Мәйданда тальян моңы тынмады. Аны кулына Фидан Сафа улы да алды. "Таһир Таһиров" тәхәллүсе белән билгеле Таһир Ахунҗановның якты истәлегенә ул яраткан көйләр яңгырады.
Халык хәтере үлемсез, аның күңеленә уелып калган әсәрләр, шәхесләр дә үлми, тарихта яши.