+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 июнь 2018, 21:00

Туймазы хоккейчылары уенын Владимир Путин караячак. Кытайда

Туймазы “Девон” балалар-үсмерләр хоккей командасы Кытай Халык Республикасына китте. Анда алар яшьтәшләре белән иптәшләрчә матчта катнашачак.

Уен Русия Президенты Владимир Путин белән Хөкүмәт Премьер-министры Дмитрий Медведевның Кытайга ШОС саммитына баруына багышланган.

Туймазы хоккейчылары – мондый халыкара чарада Русиядән катнашучы бердәнбер команда. Аларны Русия Хоккей федерациясе чакырган.

Команда Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпинга бүләккә майка да алган.

Ике илнең балалар командалары хоккей матчын Русия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин караячак. Аларның яшь хоккейчылар белән аралашуы да планлаштырылган.

Бозда очрашу символик мәгънәгә ия. Русия Кытайга хоккейны үстерергә булышлык итә. 2022 елда кышкы Олимпия уеннары Пекинда үтәчәк.
Читайте нас