+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 июнь 2018, 00:29

Балык тоту да түләүле булмакчы

Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы "Балыкчылык һәм сулыклардагы биологик ресурсларны саклау турында" Законга төзәтмәләр кертергә җыена.

Бу төзәтмәләрдә сүз һәр балык тотучы русияле иң элек фиш-карта яисә балык тотуга рөхсәт бирүче махсус патент сатып алырга тиеш. Аның хакы төбәгенә һәм нинди сулыкта балык кармаклауга карап, 200дән 5 мең сумга кадәр булачак дип фаразлана.
Елга-күлләрдә фиш-картасыз балык тотучы браконьер дип саналачак һәм аңа 10 -11 мең сум штраф салыначак.
Кайбер мәгълүмат чараларында инде басылып өлгергән әлеге яңалык халык арасында шау-шу тудырып өлгерде. Шунлыктан түләүле балык тоту барлык елга-күлләргә дә кагылмаячак, бары тик балык хуҗалыкларына караучы сулыкларда гына булачак дигән фараз да таралды. Ничек кенә булмасын, әлегә бушлай балык тотып калырга вакыт бар.
Читайте нас: