Киң билгеле "Из Уфы с любовью" фильмын төшерүче режиссер Айнур Әскәровның "Буран" исемле өр-яңа фильм проекты Русия Мәдәният министрлыгы тарафыннан финансланачак.
Комиссия 68 проект арасыннан 35ен сайлап алган. Алар арасында якташыбызның "Буран" фильмы да бар.
Фильмның нигезендә 2016 елның кышында Хәйбулла районында барган реаль вакыйгалар ята. Буран вакытында трассада калган машиналар тирәсендә барган хәлләрдә интрига да, мәхәббәт тә, үлем дә, хәтта сабый туу да чагылыш таба.
Хөкүмәтнең бу проектка күпме акча бүләчәге әлегә билгесез. Режиссер үзе фильм төшерүне 60 миллион сумга бәяли.