+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
26 июнь 2018, 08:01

Һавада эленеп калганнар

Уфаның Якутов исемендәге паркында ял итүчеләр “Корсар” каруселендә әйләнгәндә һавада эленеп калган.

Паркта ял итүчеләр әйтүенчә, карусель анда утыручыларның башлары түбән, аяклары өстә булган хәлдә берничә минут торган.

Корылманы җиргә төшергәч тә, парк хезмәткәрләре берникадәр вакыттан соң гына тоткынга эләгүчеләрне азат итә алган.

Мондый хәл беренче генә түгел инде, ди ял итүчеләр.

Фото "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан алынды.
Читайте нас