Водитель “корыч аты”ына ышанычсыз идарә итүен, дулкынлануын аңлатып бирә. Ул тулгак тота башлаган хатынын бала тудыру йортына илтергә ашыккан булып чыга. Инспекторлар дежур часть белән бәйләнешкә керә һәм яшь парны бала табу йортына озатып куярга рөхсәт алалар.
Бу хәл турында республиканың баш автоинспекторы Динар Гыйльметдиновка да җиткерелә. Ул, яшьләрне котлап, машинага беркетү өчен балаларның хәвефсезлек кәнәфие бүләк итә.
Фото pixabay сайтыннан алынды.