+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 июнь 2018, 11:32

Агулы газдан... полимерлы линза

Кытайда нефть эшкәртү заводларыннан һәм электр станцияләреннән чыккан газдан полимерлы линза җитештерә башлаячаклар.

Бу хакта “Кеци жибао” (“Фән һәм техника”) гәзитендә дөнья күргән мәкаләдә язылган. Чжецзянси университеты галимнәре тәҗрибәсе нәтиҗәләренә ярашлы, карбонисульфид – завод торбаларыннан чыгучы күкертле газ, ул экологиягә зур зыян сала. Шул ук вакытта, тәҗрибә нәтиҗәсендә, газдан оптик тукыма һәм пыяла ясау мөмкинлеге ачыкланган. Чималдан полимерлы линзалар ясарга да ярый икән.

(Мәгълүмат “Синьхуа” агентлыгыннан, фото pixabay.com.ru сайтыннан алынды).
Читайте нас: