Нанай халыклары чарага килүчеләрне балык пилмәннәре, кыргый җиләк паштеты һәм башка ризыклар белән сыйлаган. Кунаклар аеруча әрем ашын үз иткән. Әйткәндәй, бу ризыкны нанайлылар элек-электән пешерә. Элек, әремне язын җыеп, киптереп, бер елга җитәрлек хәзерләгәннәр. Заман хуҗабикәләре, әремне җыеп, туңдырып куя.
Әрем ашы ачы түгел. Аны майлы балык белән пешерәләр һәм табынга салкын килеш бирәләр. Мондый ризыкның файдасы әйтеп бетергесез зур.
Мәгълүмат “Хабаровский край сегодня” мәгълүмат агентлыгыннан алынды.