Конкурска эшләрне кабул итү вакытына кадәр кимендә бер ел алдан аерым китап булып чыккан, матбугатта басылган, халык игътибарына башка юл белән җиткерелгән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре кабул ителә. Бер үк эшне бер үк вакытта башка дәүләт бүләкләренә тәкъдим итәргә ярамый.
Кандидатларны иҗади берлекләр, иҗтимагый оешмалар, уку йортлары, мәдәният учреждениеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, дәүләт власте органнары тәкъдим итә. Авторлар коллективы премиягә дәгъва итә алмый.
Конкурс буенча үтмәгән эшләр премиягә тагы бер тапкыр дәгъва итә ала. Ул очракта документлар кабат тапшырыла.
Премиягә дәгъва итүчеләр арасында аңа лаеклылар булмаган очракта, премия бирелми.
Документларны Комиссия 2018 елның 31 июленә тиклем Уфа шәһәре, Тукай урамы, 46 адресы буенча Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: (347) 280-86-13 (комиссия секретаре).
Конкурс турында положениене
http://www.bashinform.ru/news/1184327-v-bashkirii-obyavlen-priem-rabot-na-soiskanie-literaturnoy-premii-imeni-sergeya-aksakova/ сайтында табарга мөмкин.
Зөһрә ИСЛАМОВА.