Форумда Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Торак һәм төзелеш күзәтчелеге, Тарифлар буенча дәүләт комитетлары, шулай ук иҗтимагый һәм ресурслар оешмалары вәкилләре катнашачак.
Чарада “түгәрәк өстәл”ләр эшләячәк. Анда җылыту чорында яңача түләүгә күчү, торак-коммуналь хуҗалыгында яңа мәгълүмати технологияләр, гомум йорт ихтыяҗларын киметү ысуллары һәм алымнары, башка мәсьәләләр күтәреләчәк.
Чыгыш ясау өчен гаризаларны energo@ufacity.info электрон адресына җибәрергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 276-20-73. Теркәлү өчен Формаль булмаган торак-коммуналь хуҗалык форумы сайтына керергә кирәк.