Китапханә хезмәткәрләре укучыларның язучы иҗатына зур кызыксыну белдерүен әйтә. “Балаларым минем” (“Дети мои”) романы бирегә йөрүче сукырлар укый алырдай икенче әсәр булган. “Зөләйха күзләрен ача” романы да алар өчен эшләнгән форматта татар һәм урыс телләрендә басылган иде.
Романнар авторы Гүзәл Яхина начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсенә үз романының аудиоверсиясен шәхсән үзе җибәргән. Хәзер китапны теләсә нинди уңайлы форматта укып булачак.