Хәзер гаилә составы турында белешмә китерүнең кирәге юк. Гариза тапшырганда граждан гаилә составы турында үзе белдерәчәк. Вәкаләтле органнар аның дөреслеген тикшерергә мөмкин.
Элек субсидия алу өчен гаилә составы турында белешмә, шулай ук, аның үзгәрү сәбәпләрен, гражданнарның гаилә составыннан чыгуын документлар белән раслау, гариза бирүче белән бергә яшәүчеләрне гаилә әгъзалары дип тану турында суд актлары күчермәләре һәм тагын әллә күпме документлар таләп ителде. Мондый тәртип гражданнарга судсидия алу хокукын гамәлгә ашыруны катлауландыра иде.