Скульптура, аягына электромонтаж тырнакларын тагып, урам яктыртучы лампаны алмаштырырга агач баганага менеп баручы эш киемендәге электромонтёр фигурасын сынландыра.
Арт-объектның эскизы Шәһәр дизайн үзәгендә эшләнгән. Аның авторы - Уфа скульпторы Хәлил Галиуллин. Скульптураның авырлыгы 70 килограмм, ул заманча материал – полимердан эшләнгән.
Скульптура электромонтерларның җыелма образын гәүдәләндерә. Бу һөнәр аеруча мөһим, катлаулы һәм квалификация, даими игътибар таләп итә, биеклеккә эшләү белән бәйле. Теләсә нинди һава шартларында да башкарылырга тиешле җаваплы эш.