+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 август 2018, 16:59

Республикада миграциягә бәйле хәл тотрыклымы?

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов рәислегендә Башкортстан Стратегик комитетының өченче киңәйтелгән утырышы үтте. Анда комитет әгъзалары, министрлык һәм ведомстволар, үсеш институтлары җитәкчеләре, федераль бегечләр, шулай ук, видео элемтә режимында район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары катнашты.Төбәктә миграция хәлен тотрыкландыру мәсьәләсе чараның төп темасына әверелде. Утырышта, шулай ук, агымдагы елның I квартылында муниципадь берәмлекләрне инвестицион үстерү нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм агымдагы елга төп бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, республика район һәм шәһәрләренең уртача чорга социаль-икътисади үсеше фаразлавы күрсәткечләре тикшерелде.Рөстәм Мәрданов белдерүенчә, соңгы статистика мәгълүматлары миграция агымының узган елның шушы чор күрсәткечләре белән чагыштырганда 1,3 тапкырга артуы турында сөйли. Хөкүмәт тарафыннан 2025 елга кадәр кабул ителгән Миграция сәясәте концепциясе проблеманы хәл итә алмады. Моңа бәйле республиканың Икътисади үсеш министрлыгына әлеге юнәлештә эшләүче ведомстволар белән берлектә Концепцияне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын актуальләштерү йөкләтелде.Утырыш барышында, икътисади үсеш министры Сергей Новиков миграция юнәлешендә килеп туган хәл турында сөйләде. Ул билгеләвенчә, халык исәбенең табигый үсешен тотрыклы тәэми итү – Русия Президентның “май указлары”на ярашлы, илнең стратегик юнәлеше булып тора. Шул ук вакытта, миграция үсеше коэффиценты ил субъектлары башкарма власть органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүнең төп күрсәткече. Министр ассызыклавынча, уртача айлык хезмәт хакы, ярлылык дәрәҗәсе, хезмәт базарында йөкләнеш коэффициенты, белем алуга бәйле республикадан читкә китүчеләр өлеше, табиблар тәэминаты дәрәҗәсе, халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендәге дәүләт хезмәте сыйфаты – Концепциядә миграциягә йогынты ясаучы төп күрсәткечләр булып тора. Үз хәбәрчебез.

Читайте нас: