Алдагы елдан йорт хайваннарының барысы да тамгалы булачак. Әлеге тәкъдимне Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим итте.
Электрон чип хужалыктагы барлык мал-туарга, эт-песиләргә, аквариумдагы балыкларга, хәтта бал кортларына да беркетеләчәк. Бу эш 2023 елга төгәлләнергә тиеш дип фаразлана.
Пластмасса бирка - 12–18 сумга, электрон чип 50–70 сумга төшәчәк.
"Pets2.me" фотосы.