Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү үткәргән һәм шуны ачыклаган: абзарның биге ватылмаган, казлар югалган төнне аны беркем ачып кермәгән, утарда да чит кеше эзләре табылмаган, ә менә казларны ниндидер җәнлекнең, койма арасыннан кереп, берәм-берәм ташыган булуы бик мөмкин. Нәкъ биредә бер казның йоннары һәм тәпиләре генә калган.