17 августта Уфаның Балалар филармониясендә (Октябрь проспекты, 33, элекке РТИ Мәдәният сарае) тантаналы кичә үтәчәк. Чара 18 сәгатьтә башлана.
18 августта Җиңү паркында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев каберенә чәчәкләр салу тантанасы була. Чара 9 сәгать 30 минутта башлана.
Шул ук көнне “Забельский” аэродромында Башкортстан авиациясенә һәм һәм Уфа аэроклубына 85 ел тулуга багышланган зур бәйрәм узачак. Чара 11 сәгать 30 минутта башлана.