Музей хезмәткәрләре яшь тимер юлчылар һәм Уфа шәһәрендәге җәйге лагерьда тәрбияләнүче балалар өчен тарихи экскурсия оештырды. Ул 1833 елда әтиле-уллы Ефим һәм Мирон Черепановлар төзегән эксперименталь паровоз турында хикәят белән башланып китте.
Архив документлары мәгълүматлары буенча, беренче паровозлар Санкт-Петербургның Александровск заводында төзелгән һәм 1945 елның 11 августында файдалануга кабул ителгән.
Музейда беренче тягачның уникаль макеты тәкъдим ителгән. Узган гасырның 80нче елларында аның төгәл күчермәсен Башкортстан моделистлары төзегән. Бүген музейда өч дистәдән артык паровоз, поезд, локомотив һәм станцияләрнең модельләре саклана. Музей өчен аларны Уфа балалар тимер юлы оешмасында тәрбияләнүчеләр өлкән абый-апалары белән берлектә иҗат итә.
Экскурсия вакытында, шулай ук, Русиядәге тимер юлларның үсеш тарихы, Бөек Ватан сугышы чорында тимер юлчыларның батырлыклары турында сөйләделәр. Балалар тарихи фоторәсемнәрне һәм узган гасырның вагон модельләрен карый алды.
Экскурсия тәмамланганнан соң, яшь тимер юлчылар кунакларны Иван Якутов исемендәге паркта “кече магистраль" белән таныштырды.