Моңа кадәр янгын турында хәбәр итү җайланмасы аз тәэмин ителүче гаиләләргә генә бушлай бирелә иде. Хәзер бу мөмкинлектән күпләр файдалана алачак. Моның өчен гаиләдә сабый дөньяга килергә тиеш.
Гаиләләрне җайланма белән бушлай тәмин итү 2018 елның ноябрендә генә башланса да, гаризаларны хәзер үк бирергә мөмкин. Аны республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының рәсми сайтына (https://gkchs.bashkortostan.ru) яисә электрон почтасына (gkchs@bashkortostan.ru) язарга кирәк.
Мәгълүм булуынча, 2017 елда Бөре районының Үгез авылында янгын вакытында 9 кешенең, шул исәптән 5 баланың гомере өзелгәннән соң, Рөстәм Хәмитов янгын турында хәбәр итү җайланмасын бушлай алучы гражданнар категориясен арттыру бурычын куйган иде.