+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 август 2018, 12:07

\"Кино төне\"ндә - бушлай фильмнар!

25 августта, Кино төнендә, Уфаның ачык мәйданчыкларында үзебезнең иң яхшы фильмнарны бушлай күрсәтү планлаштырылган.

Чараны оештыручылар — Русия Мәдәният министрлыгы, Кино фонды, Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Уфа шәһәре хакимияте, Урыс дәүләт академия драма театры, “Башкортостан” киностудиясе, Русия кинематография үзәге — “Родина” кинотеатры һәм республика Хәрби Дан музее.

Акция өч мәйданчыкта узачак:
Беренчесе — 17 сәгатьтә Шәһәр мәдәният сарае янында. Биредә Айнур Әскаровның “Из Уфы с любовью” дип аталган фильмы тәкъдим ителә.
20 сәгатьтә чараны “Танки” һәм “Рубеж” фильмнары дәвам итәчәк.

Икенче мәйданчык — республика Хәрби Дан музеенда. Шулай ук кичке 8дә “Танки” һәм “Рубеж” фильмнары күрсәтеләчәк.

Өченче мәйданчык — Русия кинематография үзәге — “Родина” кинотеатрында. Биредә чара 18 сәгатьтә башлана.
Тамашачылар “Башкортостан” киностудиясенең “Внеклассный урок” кыска метражлы, “Алдар и серый волк” анимацион, “Виртуоз” документаль фильмнарын карый алачак. Кичке 8дә “Последний богатырь” фильмы күрсәтеләчәк.
Читайте нас: