Аларда яшелчә, җиләк-җимеш, шулай ук бал һәм умартачылык продукцияләре сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкә 8-16 сәгатьләрдә ике мәйданчыкта: Спорт сарае алдында һәм Сипайлово бистәсенең Рыльский урамында, 33нче аллеядә оештырыла.
Ярминкәләрдә республиканың җиләк-җимеш үстерү питомниклары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре катнаша ала.
Әйткәндәй, җәен ит һәм сөт продукциясе сатуда аерым кагыйдәләр үтәлергә тиеш.