29 августта Акназаров урамы, 24 адресы буенча урнашкан 20нче китапханәдә бушлай китап ярминкәсе оештырыла.
Укылган китапларны биредә башкага алмаштырып алып булачак. Жанрлар ягыннан да чикләүләр юк: детектив, фантастика, мәхәббәт турындагы романнар, сүзлекләр һәм башка бик күп әдәбият булачак.
Моннан тыш, чарада конкурс һәм викториналар үткәрү дә планлаштырылган. Әгәр дә өйдәге китапларыгызны кат-кат укудан арып, яңа әдәбият белән танышасыгыз килсә, бушлай ярминкәгә рәхим итегез!