+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
23 август 2018, 07:41

“Сөт иле”нә килегез!

“Интерфакс-Поволжье” агентлыгы “Уфа “Сөт иле-2018” фестивален кабул итә” дигән темага матбугат конференциясе оештырды.

Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, “Мәктәп сөте” программасы җитәкчесе Ольга Панова, Туризм һәм эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов, “Россельхозбанк”ның Башкортстан филиалы директоры Алексей Самсонов катнашлы һәм чыгыш ясадылар.

– “Сөт иле” фестивален үткәрү традициягә әверелде. Ел саен без аны тагын да киңрәк, күңеллеррәк итеп оештырырга тырышабыз. “Сөт иле-2018” фестивале бәйрәм генә түгел, ә куйган максатларга ирешүдә бер баскыч та булып тора, – диде Илшат Фазрахманов.

Ольга Панова мәктәп укучыларын тукландыру, аларның һәркайсын сөт белән бушлай тәэмин итү программасына кагылышлы мәсьәләләргә җентекле тукталды.

– “Сөт иле-2018” фестивале - туристларны җәлеп итү өчен дә яхшы мәйданчык. Анда без, шулай ук, Русиянең гастрономия картасын да кертәчәкбез, – диде Вячеслав Гыйләҗетдинов.

– “Сөт иле” фестиваленә ике ел рәттән ярдәм күрсәтәбез. Булачак фестивальнең “Эшлекле иртәнге аш” дип аталган пленар өлешендә катнашачакбыз. Анда сөткә тотрыклы бәяләр булдыру мәсьәләсе дә каралачак, – дип белдерде Алексей Самсонов.

“Сөт иле-2018” фестивале 25 августта Уфада Салават Юлаев исемендәге мәйданда оештырылачак. Анда фотозона, ферма (терлекләр күргәзмәсе), кызыклы квест, балалар өчен махсус уен мәйданчыклары булдыру, төрле "түгәрәк өстәл”ләр үткәрү планлаштырылган.

Ялыгызны файдалы да, кызыклы да үткәрәсегез килсә, “Сөт иле”нә килегез!
Читайте нас