+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
28 август 2018, 09:51

Ачтан интегәсезме соң әллә?!

Кайбер түрәләр өчен ришвәтнең олысы-кечесе юк, тик булсын гына.

Калтасы районының ветеринария станциясе җитәкчесе 15 мең сум ришвәт алганда хокук саклаучылар кулын эләккән. Аларны шул ришвәтне бирүче җәлеп иткән.

Бу ирне кеше кыйнаганы өчен бирегә мәҗбүри эшкә җибәргәннәр. Ә түрә кеше аңа эшләп тормыйча гына тиешле документка кул куярга тәкъдим итә. Әлбәттә, бушлай түгел. Дөресрәге, бушлай диярлек - 15 мең сумга гына. 62 яшькә кадәр эшләгәннән соң, эштән шулай "пычранып" китүен ул нәкъ шул хакка бәяли.

Аңа закон алдында җавап бирергә туры киләчәк. Ришвәт күләмен ничә йөз тапкырга кабатлап, казнага кайтарып бирергә туры киләчәген судта хәл итәчәкләр.
Читайте нас