+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
31 август 2018, 09:06

Аларны югары осталык коткарды

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов указлары белән гадәттән тыш хәл шартларында кешеләр гомерен саклап калуда күрсәткән югары һөнәри осталык һәм батырлык өчен “Ред Вингс” авиакомпаниясенең “Ту-204” һава судносы экипажына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Аерым алганда һава судносы командиры Юрий Хорьговский, икенче пилот Владимир Павленко һәм борт инженеры Сергей Лакида - Салават Юлаев ордены, өлкән бортпроводник Ларита Мурадова, бортпроводниклар Евгения Егошинова, Петр Михайлов һәм Руслан Тимербаев Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Мәгълүм булуынча, 22 августта “Уфа — Сочи” маршруты буенча очучы “Ту-204” самолеты, сул двигателенә ут кабу сәбәпле, Уфа аэропортына кире кайтырга мәҗбүр булды. Экипажның профессионал һәм җитез эш итүе нәтиҗәсендә 200дән артык пассажирның гомере саклап калынды. Әлеге хәл-вакыйгада һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Читайте нас