“Башкортстан товары” билгесе булырга тиеш
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Русия сыйфат системасы” җәмгыяте җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты.Анда төбәктә җитештерелүче товарлар сыйфаты һәм якларның арытаба бәйләнеше мәсьәләләре тикшерелде. Очрашу кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документ Русия сыйфат системасы эшчәнлегенең барлык төрләре буенча берлектәге эшне күзаллый. Алар арасында – товарларны тикшерү һәм республиканың исәп үзәкләрен җәлеп итү, базарда сыйфат билгесе булган товарларны алга этәрү, шулай ук, Башкортстан предприятиеләрендә сыйфат менеджменты системасын кертү бар.Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, сыйфат стандартларын һәм менеджментын кертүдә Башкортстан Русия субъектлары арасында лаеклы урын били. Бу эш арытаба да дәвам итәчәк.Максим Протасов, үз чиратында, Русия сыйфат системасының ил төбәкләрендәге эшчәнлеге үзенчәлекләре турында сөйләде һәм республикада җитештерелүче продукция сыйфатын арттыру буенча алып барылган эшкә югары бәя бирде.– Башкортстан – сыйфат өлкәсендә үз премиясен булдырган өч төбәкнең берсе. Аның моделе федераль премия белән аваздаш, – диде Максим Протасов. – Федераль премия дипломантлары һәм лауреатлары буенча Башкортстан - лидерлар сафында. Республиканың 100гә якын предприятиесе Хөкүмәт премиясенә дәгъва итә, 20гә якыны дипломант яисә лауреат булды. Бу – ил буенча иң яхшы күрсәткеч. Соңгы елларда Башкортстан предприятиеләреннән гаризалар исәбе дүрт тапкыр артты. Бу, шулай ук, уңай динамика.Әлегә Башкортстанда җитештерелгән товарлар дәүләт сыйфат билгесенә ия булмаса да, төбәкнең бу юнәлештә җитди мөмкинлекләре бар, дип исәпли Максим Протасов. Шул ук вакытта Федераль институт җитәкчесе төбәк белән тыгыз бәйләнеш булдырырга әзерлеген белдерде.