+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 август 2018, 14:19

Калдыклар әйләнешендә – яңа система

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов рәислгенедә каты көнкүреш калдыклары әйләнешенең яңа системасына күчүгә әзерлек турында аудиоселектор киңәшмә үтте.

Мәгълүм булуынча, киләсе елның 1 гыйнварыннан Русия калдыклар әйләнешенең яңа системасына күчә. Бу максатны гамәлгә ашыру өчен Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы хокукый норматив база әзерләде. Каты көнкүреш калдыкларын туплау нормативлары, калдыклар әйләнеше териториаль схемасы, аларны туплау тәртибе, төбәк операторлары эшчәнлеген көйләү кагыйдәләре расланды.

Каты көнкүреш калдыклары әйләнеше өлкәсендә территориаль схема буенча билгеләнгән төбәк операторларының барлык биш эшчәнлек зонасы буенча төбәк операторлары сайланды.

Калдыкларны җыю, озату, эшкәртү, үтильләштерү, зарарсызландыру, күмүне тәэмин итү өчен республика территориясендә 36 полигон, чүпне сортларга бүлүче 13 комплекс, терекөмешле калдыкларны зарарсызландыру буенча 4 җайланма, макулатура эшкәртү буенча 2 предприятие, автомобиль тәгәрмәчләрен эшкәртү буенча 2 предприятие бар.
Читайте нас: