+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 сентябрь 2018, 17:54

Әниләргә - эш!

Уфада “әниләр” вакансияләре ярминкәсе була.

6 сентябрьдә Уфада Ибраһимов бульвары, 47/1 адресы буенча иртәнге сәгать 10нан 12гә кадәр яшьләр һәм кечкенә балалары булган хатын-кызлар өчен һөнәрләр ярминкәсе оештырыла, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

Уфадагы Мәшгүльлек үзәгеннән хәбәр итүләренчә, аларга тәкъдим ителгән вакансияләр арасында администратор, балалар бакчасы тәрбиячесе, җыештыручы, диспетчер, инженер, кондуктор, консультант, курьер, менеджер, шәфкать туташы, кече тәрбияче, официант, сатучы һәм башка һөнәрләр бар.

Ярминкәгә килгәннәргә мәшгүльлек өлкәсендәге бушлай дәүләт хезмәтләре күрсәтелә, шул исәптән хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат, психолог киңәше, компьютер диагностикасы һәм һөнәри юнәлеш буенча консультация бирелә.
Читайте нас: