+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 сентябрь 2018, 10:23

Матбугатны хаклы рәвештә дүртенче власть дип атыйлар

Хәбәр итүебезчә, бүген ВДНХ-ЭКСПОда “Бердәм Русия” сәяси партиясе медиафорумы ачылды. Анда республика һәм район матбугат чараларында эшләүче 300гә якын журналист катнаша.

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Медиафорумны ачу танатнасында чыгыш ясап, матбугатның ил тормышында мөһим роль уйнавын ассызыклады.

- Нәкъ сез халыкка сәяси, социаль, икътисади һәм мәдәни процесслар турында мәгълүмат җиткерүгә зур өлеш кертәсез, илдә һәм республикадагы хәлнең объектив чынбарлыгын күрсәтәсез, - диде Константин Борисович. - Киңкүләм мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр, блоглар кешеләрнең карашына һәм фикеренә нык йогынты ясый. Шушы сәбәпле матбугатны хаклы рәвештә дүртенче власть дип атыйлар да инде. Бүгенге мәгълүмат кырында яңалыкны җиткерүнең тизлеге һәм аның сыйфатлы булуы зур роль уйный. Киңкүләм мәгълүмат чараларында үз эшенең чын осталары хезмәт сала. Бүгенге форум һөнәр осталыгын күтәрүгә һәм журналистлар арасында коммуникацияне арттыруга шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Читайте нас