Кайбер районнарда төнлә 2 градуска кадәр суытачак, юлларда - томан.
Көндез һава температурасы 15-20 градуска кадәр җылы.
Бәрәңге алучыларга куркасы юк, атна азагына кадәр яңгырлар көтелми, якшәмбедә кыска вакытлы яңгырлар булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
Уртача һава температурасы көндез - 19-20, төнлә 12-13 градус җылы булачак, дип фаразлый алар.