Бу көнне тарихта беренче тапкыр доменлы исемнәрне саклау системасының криптографик ачкычлары алыштырылачак. Ачкычлар яңартылганнан соң, кайбер интернетчылар 48 сәгать дәвамында аерым ресурсларны ача алмаячак. Система "server failure", яки SERVFAIL хатасын күрсәтергә мөмкин.
Криптографик ачкычлар 2010 елда барлыкка килгән. Алар DNSSEC киңәйтү системасында кулланыла, интернет-адреслауның хәвефсезлеге һәм бербөтенлеге өчен җавап бирә. Ачкычлар һәр биш ел саен алыштырылырга тиеш. Ләкин провайдерлар әзер булмау сәбәпле, 2015 елда кичектерелгән булган.