Иртәнге сәгать 10нан кичке 11гә кадәр "Кәрвансарай" алдында иң гадиләрдән алып, иң зәвыклы ризыкларга кадәр татып карарга мөмкин булачак. Ә ашаган вакытта барменнар арасындагы чемпионат яисә концерт карый аласыз.
Моннан тыш, фестивальдә шеф-поварлардан төрле осталык дәресләре, уеннар һәм кыйммәтле бүләкләр белән конкурслар оештырылачак.
Ашамлыклар бәя ягыннан да уңай тәэссорат калдырачак, чөнки фестивальнең идеясе шундый - шәһәрнең арзан хаклы иң яхшы рестораннары белән таныштыру. Әлеге фестиваль Идел буе төбәгенең иң шаккатыргыч фестивале булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.